Чарага Балтачта туып үскән, хәзер илнең төрле почмакларында яшәүче якташлар кайткан иде. Шушы авылдан чыккан, әти-әниләре биредә яшәгән сәхнә осталары бәйрәмне җыр-моң белән бизәделәр. Шәфкать ага Халиков аларга китабын бүләк итте. Бу китап районның һәр авыл һәм мәктәп китапханәсендә булачак.