2014 елнын 5 гыйнвар көнне, яшьтәшләре кебек үк авыр һәм мактаулы тормыш юлы үткән, Асадуллин Рифкать Әсәдулла улына 80 яшь тулды

2015 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе

Ул Кырынды авылында  хезмәт сөючән тырыш  биш малайлы гаиләдә  өченче бала булып дөньяга килә. 1941 елда әтисе Галимов Әсәдулланы Бөек Ватан сугышына озаткан көннән алып, 1946 елга әтисе кайтканчы, тормыш йөген тарту, йорттагы бар эш:  утын алып кайту, мал-туар карау, мич ягу алты яшьлек малай һәм анын балигъ булмаган ир туганнары җилкәсенә төшә. Рифкать Әсәдулла улынын язмышын  машиналардан башка күзалдына да китереп булмый. 45 ел гомере ГАЗ-51, УАЗ, бензин ташу машиналары руле артында үткән. Лаеклы ялга чыккач та әле ул тегермәнче булып биш ел хезмәт итә.

Рифкать Әсәдулла улы хезмәт сөючән, гадел, намуслы кеше. 1983 елда  «Җиңү юлы» газетасында Р. Камалов язганча, ул әле «батыр йөрәкле» дә. Нәкъ  Рифкатъ Әсәдулла улы 1983 елда үз тормышын куркыныч астына куеп, Әгерҗе нефтебазасында яна башлаган цистернаны үзенең эш сырмасы белән каплый, ә  бу вакытта биредә йөзләгән кеше, никадәр тулы цистерналар була. Шушы батыр йөрәкле кеше аркасынды нефтебазада да һәм Әгерҗе шәһәрендә дә шартлау булмый кала.

Менә шулай тормыш үзәгендә кайнап гомерләр дә үтә торган. Күпме авырлыклар күрсә дә ул изге күңелле, олы йөрәкле, авылдашлары арасында хөрмәткә лаек кеше булып калган. Авырмы-җиңелме, озынмы-кыскамы, һәркемнен үз тормыш юлы. Тик арабызда Рифкать Әсәдулла улы кебек кешеләр булганда яшәү тынычрак һәм җиңелрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International