Тәтеш районында Яңа елда беренче сабыйлар туды

2015 елның 4 гыйнвары, якшәмбе

2015 нче  елның беренче төнендә Тәтеш районында  2 бала дөньяга аваз салдылар.

Зур Тархан авылында яшәүче  Равия Тазеева 0 сәг.15минутта үзенең 3 нче сабые –кызын тудырды. Бу алар гаиләсендә 3 нче бала. Татьяна Максимованың 22.00 сәгатьтә 2 нче улы дөньяга аваз салды.. Шулай итеп, Тәтеш бала тудыру йортында эшләүче табибларга  яңа ел төнендә ял итәргә туры килмәде. Табибларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, әлеге әниләр туганнарына “ Яңа ел бүләге” ясадылар. 5 нче январь  көнне Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рамис Сафиуллов бәхетле әниләрне котлады. Аларга һәм сабыйларына ныклы сәламәтлек, бәхет һәм  муллык теләде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International