Гәүһәр туй

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе

Якынлашып килүче “Яңа 2015 ел” бәйрәме алдыннан ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге мөдире Миннигалямова Елена Яковлевна һәм баш белгеч Шафикова Ландыш Аухатовна Идрисовлар гаиләсен никахлашуларына 60 ел тулу уңае- “Гәүһәр туйлары” белән котладылар. Гаилә башлыгы Сәет Нургалиевич сугыш ветераны, нефть тармагында почетлы ветеран булып санала, Лениногорск шәһәренең тампонаж идарәсендә 40 ел эшләп лаеклы ялга чыга, ә инде тормыш иптәше Клара ханым иҗтимагый тәэмин итү алдынгысы, 30 ел пенсия фондының идарәсендә эшләгән. Бу гаилә инде менә ярты гасырдан артык кулга-кул тотынышып, бер уйда булып, шатлыгын да, кайгысын да бергә кичереп яши бирәләр. Идрисовлар гаиләсе – бай гаилә, аларның бүгенге көндә 2 балалары, 4 онык һәм 2 оныкчыгы бар. Зур аш өстәле артында очрашулар бу гаиләдә бик күркәм йола булып тора.

Тормыш авырлыкларын, көндәлек мәшәкатьләрне һәм бер-береңә булган мәхәббәтне саклап кала алмаучы парлар өчен Идрисовлар гаиләсе зур үрнәк булып тора.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International