Бер-берсен өзелеп сөюче яшь пар үзләренең никахларын теркәүне һәм туйны 2014 нче елның башына планлаштырган булсалар да,кайбер сәбәпләр аркасында, никах узып баручы елның соңгы җомгасында гына теркәлә. Әлеге вакыйгадан да дулкынландыргыч , романтик һәм матур вакыйга юктыр. Алтын балдаклар белән алмашучы Роза һәм Раил Гарифуллиннар, бу елда никахларын теркәүче соңгы парлар булулары белән дә әлеге көнгә романтик рух өстәде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.А.Гасимовның район Башлыгы Р.Х.Сафиуллов исеменнән котлавы һәм истәлекле бүләк тапшыруы, Кыш бабайның Кар кызы белән җыр башкаруы һәм шампан шәрабе белән сыйлаулары, никахны теркәгәндә яңа кызыклы элементлар булуы – әлеге көнгә гадәти булмаган төсмерләр өстәде.