Әлмәт муниципаль районында юбилярны котлау

2014 елның 27 декабре, шимбә

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек буенча урынбасары Равил Хайруллин район башлыгы Салихов Мәҗит исеменнән Бөек Ватан сугышы втераны Мидхәт Залеевны 89 яше белән котлады. Ул аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләп чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.  Мидхәт Кашап улы 1925 елның 25 декабрендә Лениногорск районы Урмышла авылында крестьян гаиләсендә туа. Хезмәт эшчәнлеген улколхозда төрле эшләрдән башлый. 1967 елда Әлмәт шәһәренә күчеп НГДУ «Елховнефть» предприятиесенә оператор булып эшкә урнаша.  1988 елда пенсиягә чыга. Бүгенге көндә ул тормыш иптәше белән кызлары гаиләсендә яши. Мидхәт Кашап улы төрле юбилей медальләре, Ватан сугышының II дәрәҗәдәге ордены белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International