Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа ел бәйрәме үткәрү Аксубай районында традициягә әйләнде

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе

Быел Яңа ел хәйрия бәйрәменә мөмкинлекләре чикләнгән 124 бала чакыру алды.

“Кыш Бабай һәм Кар кызы кулыннан һәрбер  бала тәмле күчтәнәчләр алырга тиеш”- шундый фикергә килде ГАХТ бүлеге, КЦСОН «Нежность»ның гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге, мәктәптән тын эшләр Үзәге хезмәткәрләре һәм алар  әкият геройлары белән мөмкинлекләре чикләнгән балаларны котларга өйләренә бардылар.

Һәрбер өйдә балаларның көлүләре яңгырап торсын , ә аларның елмаюы белән авыр балачаклары әз генә булса бәхетле һәм хәсрәтсез булсын иде...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International