Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 2014 нче елның соңгы көннәре әкияти яктылыкка, сихри тылсымга күмелде. Үтеп китүче 2014 нче елның соңгы парлары да әлеге тылсымның нурларында рәхәтләнеп назланып, истәлек итеп искә алырлык Кыш Бабай һәм Кар Кызының котлауларына тап булды. Никах теркәү тантанасына килеп, Кыш Бабайның баллы-татлы бүләген рәхәтләнеп кабул итеп алган Гүзәл белән Фәнил: “Без, әйтерсең лә әкияткә эләгеп, берничә мизгелгә генә булса да бала чагыбызга кайтып килгәндәй булдык,” – дип, безнең белән үзләрен биләп алган хис-тойгылары белән уртаклаштылар. Кыш Бабай белән Кар Кызы исә, яшь парларга озын бәхетле гомер, исәнлек-саулык, тигез мәхәббәт теләкләрен җиткерделәр.