Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә “Яңа елның тылсымлы теләкләре” акциясенә йомгак ясалды

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә декабрь ае башында “Яңа елның тылсымлы теләкләре”  дигән акция старт алган иде. Никахларын теркәргә килүче яшь парлар яңа ел чыршысына эленәчәк бәллүр шарларга үзләренең иң изге, иң ихлас, иң  тылсымлы теләкләрен язып калдырырга тиеш иде. Теләкләрнең күплеге һәм төрлелегенә шаккатмалы булды. Иң еш кабатланганнары арасында  - мәхәббәт, тигез тыныч тормыш, бәхет-шатлык, исәнлек-саулык теләкләре. Ә иң кызыклары арасында  - җир шары буйлап сәяхәткә чыгу теләге. Әлеге теләкләрнең барсы да, һичшиксез, тормышка ашачак, ә яңа 2015 нче ел гаилә институтын ныгытуга үзеннән дә сизелерлек өлеш кертәчәк дип ышанасы килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International