2014 елның соңгы пары

2014 елның 27 декабре, шимбә

   2014 елның 27 декабрендә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Кыш бабай катнашында тантаналы язылышу булды. Узып баручы елның соңгы пары булып Рәсим һәм Инзилә Низамовлар теркәлде. Яшьләрне район башкарма комитеты җитекчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Л.Н. Садретдинова котлады һәм муниципаль район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.

 Барлык кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән Кыш бабай котлады, барсынада сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International