Югары Ослан муниципаль районында җыелыш үтте

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
29 декабрь көне  Советның утырыш  залында “Эшлекле дүшәмбе” булып үтте. Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов Татарстан Республикасының дəүлəт хокук гражданлык актларын теркəүдə, тормышка ашыруда  шактый зур өлеш керткəннəре өчен, югары профессионализм, күпьеллык тəҗрибəле эшлəре  һəм ГХАТ бүлеге  хезмәткәрләре үткән профессиональ бәйрәмнәре  белән Яңа Рус Мәмәтхуҗа башкарма комитеты секретаре  Венера Камалетдиновага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ бүлегенең мактау грамотасы, Куралово авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын үтəүче Надежда Шипшовага Республикасының Министрлар Кабинетының ГХАТ бүлегенең    Рəхмəт хатын тапшырды. Югары Ослан муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе  Линар Хакимзянов Шылаңгы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын үтəүче Наталья Антонова һәм   Яр буе-Моркваш  авыл җирлеге башкарма комитеты секретары Чулпан Сафиуллинага Югары Ослан муниципаль район Башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International