2014 елның 26 декаберендә Зеленодол муниципаль районы Васильево бистәсе башкарма комитетының никахларны тантаналы рәвештә теркәү залында көмеш (25 ел) туйларын билгеләп үтүче юбилярлар Рәшит Кәлимулла улы һәм Мәдинә Александровна Хәлиуллиннарны истәлекле көннәре белән котладылар. Җылы котлау сүзләреннән соң Васильево бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Дашевская Л.В. юбилярларга истәлекле бүләк һәм гаилә хакын саклап яшәгәннәре өчен рәхмәт хаты тапшырды. Нәкъ менә шундый нык, тату гаиләләр булганда бистәбез, Республикабыз, тулаем Рәсәебез үсеш ала, яңа үрләр яулый. Нык сәламәтлек, бәхетле озын гомер сезгә, юбилярлар!