Әлеге тантанада Россия федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчәсе инспекторы Минһаҗева Фәйрүзә котлап балаларга паспортларын тапшырды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе З.Р.Әхмәтханова кыскача гына паспорт тарихы турында сөйләп, яшь балтачлыларга шулай ук үзләренең матур теләкләрен җиткезде. Киләчәктә аларга илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләп калабыз!