Тәтеш муниципаль районында һәр атнаның дүшәмбесендә район активларының утырышы була.
Һәр утырыш алдыннан төрле өлкәдә эшләүче алдынгыларны тәбрикләү матур традициягә кереп бара.
ЗАГС эшчеләренең бәйрәмнәре уңаеннан, район Башлыгы Сафиуллов Рамис Хатыпович Тәтеш муниципаль районы җирле үзидарә специалистларын ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе тарафыннан җибәрелгән Почет Грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Зур Шәмәк авыл җирлеге секретаре Воробьеаа Татьяна Сергеевна, Кошки-Новотимбаево авыл җирлеге секретаре Нина Ильинична Сачкова, Льяшево авылылы җирлеге секретаре Зоя Игнатьевна Адайкина бар иде.