Асылгәрәев Шәрипҗан белән Дәминова Рауза 1960 нчы елның августында, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керергә килгәч, Кызыл Позиция урамында урнашкан тулай торакта танышалар.Уңышлы гына укырга кереп, сентябрьдәге “колхоз” сынауларын, һәр семестр саен зачет-имтиханнарын тапшырып, җәмәгать эшләрендә актив катнашып, биш елга якын бер-берсен сынап, 5 нче курста, 1964 нче елның 26 нчы декабрь шимбәсендә иртәнге якта политэкономиядән имтихан биреп, көндезге сәгать 11 дә ул вакыттагы Ленин урамында урнашкан Үзәк ЗАГСта язылышып, яшь гаилә төзиләр.Кичен тулай торакта комсомол туе уздырыла.
Шактый озакка сузылган хезмәт юлында Асылгәрәевләр гаиләсе актив җәмәгать эшчәнлеге һәм фәнни-методик эшчәнлек алып бара, институт, республика, РСФСР, СССР дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Алар икесе дә Татарстан Республикасының атказанган эшлеклеләре: Рауза Әмин кызы Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы, Шәрипҗан Нурлыгәрәй улы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул Почет билгесе ордены белән бүләкләнгән, аңа Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президентының һәм Татарстан Президенты М.Ш. Шәймиевнең Рәхмәт хатлары тапшырылган. Рауза апа да, Шәрипҗан абый да – хезмәт ветераннары һәм “Казанның 1000 еллыгы” медале белән бүләкләнәләр.
Бәйрәмдә юбилярларның балалары,оныклары үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Без дә аларга киләчәктә яшь буынга үрнәк булып,иминлектә,тынычлыкта иңне-иңгә куеп мул тормышта яшәүләрен телибез.