Биектау районы Каракүл авылынан Наҗия апа Маликова 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2014 елның 26 декабре, җомга

    Наҗия апа сугыш елларында Айбаш авыл Советында  башта – салым агенты, аннары  сәркатип була. Беренче карашка аның эше җиңел тоелса да, Наҗия апа кешеләр янына салым алырга баруның никадәр авыр булганын хәзер дә хәтерли әле. Кешеләрнең көчкә  очны очка ялгап яшәүләрен күреп тора ул, ләкин салым планын да үтәми ярамый. Сугыш вакытының кырыс законнарына барысы да буйсынырга тиеш була.

   Наҗия апаның 5 баласы,13 оныгы, 11 оныкчыгы  бар. Алар барысы да әби тәрбиясен күреп үсәләр: бергә яшәмәсәләр дә, каникулларын авылда үткәрәләр.

   90 яшьлеге белән   Наҗия Малик кызы Маликованы Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, Олы Битаман һәм Айбаш авыл җирлекләре башлыклары Рушания Галимҗанова һәм Равил Сафиуллин котладылар. Алар юбилярга сәламәтлек, күңел  күтәренкелеге, рухи ныклык, тормышның ямен  табып  яшәвен  теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International