Юбилярны тантаналы котлау чарасында Балтач район Советы башлыгы урынбасары Сабирҗанов Н.Н., Балтач районының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Әнисә Хайруллина, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Юсупов катнашты. Алар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр һәм ветеранга Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның махсус котлауын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм шәһәр җирлеге исеменнән кыймәтле бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.