Кеше тормышында гомер буена истә калырлык , онытылмас һәм күңелдә җуелмас урын алырлык вакыйгалар әлләни күп булмыйлар. Әнә шул вакыйгаларның иң кадерле һәм истәлекле булганнарның берсе – яшьлек юлында очраган кешең белән кавышудыр. Шушы вакыйгаларны искә алып бүген “ Казан” Гаилә үзәгенә үзләренең бриллиант ( 60 ел) һәм алтын (50ел) туй юбилейларын билгеләп үтүче парлар чакырулы иде. Шулай ук ана капиталына сертификат тапшыру өчен яшь гаиләләр дә бездә кунакта булды.
Юбилярларга Казан Мэры Илсур Рәис улы Метшин исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырылды. Барлык килгән кунаклрны котлап “Браво” вокал студиясендә укучы кызлар үзләренең иң матур җырларын башкарды.