Ел саен Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе коллективы яшь белгечләр белән тулылана. Коллективка яңа сулыш өрергә тиеш яшьләр юридик яктан белемле булсалар да, практикада теге яки бу, кичекмәстән чишелүне сорый торган сораулар да җитәрлек. Шул сәбәпле ике ел элек идарәдә махсус рәвештә Остазлар мәктәбе булдырылды. Биредә инде олыгая төшеп, күп тәҗрибә туплаган, эшнең практик ягын биш бармагы кебек белгән, югары квалификацияле белгечләр тиздән лаеклы ялга китүләрен күздә тотып, һәм тупланган тәҗрибәләрен яшь белгечләр белән уртаклашу кирәклеген яхшы аңлап эш итәләр. Ике ел дәвамында уңышлы гына эшләп килгән остазлар мәктәбенең эшен анализлау, әлеге гамәлнең үтә дә кирәкле эш алымы булуын ассызыклады. Яшь белгечләр исә, остазларының сүзләрен игътибар белән тыңлап, кирәк җирдә теге яки бу төзәтмәләр кертеп, хаталарын төзәтеп уңышлы гына эшләп киләләр. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә әлеге эш алымы үзен тулысынча аклап килә һәм яшь белгечләрнең һөнәри осталыклары артуына бик яхшы сәбәпче булып тора.