"Котлы булсын юбилеең!”

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

Минзәлә районы Кадрәк авыл мәдәният йортында “Котлы булсын юбилеең!” исемле матур кичә узды. Кадрәк авыл җирлегендә  традициягә әйләнгән бу бәйрәм   инде күп еллар үткәрелә.  55,60,70,80 яшьлек юбилярларны тәбрикләү тантанасында быел барлыгы 26 юбиляр катнашты. Кичәнең иң  кульминацион вакыты булып,  55 ел бергә гомер итүче гаилә парын – Гилязовлар гаиләсен котлау булды.

Юбилярларга карата авылның җитәкчеләреннән, авылдашлардан, туганнардан, дуслардан күп рәхмәт, соклану, котлау сүзләре әйтелде. Балалары  һәм туганнары юбилярларны чәчәккә күмделәр, авыл җитәкчеләре кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Аеруча җылы сүзләр белән исәнлек-саулык, озын гомер теләп чыгыш ясады ветераннар Советы рәисе Фаяз Камалов.

Кичә җыр-моң, биюләр белән үрелеп барды.

Бәйрәм барлык юбилярлар белән  мул чәй табынында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International