Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнары оешуының 97-еллыгын билгеләп үткән көннәрдә, Түбән Кама ГХАТ идарәсе коллективы үзенчәлекле бүләккә лаек булды. Бердәм корпоратив рух булдыру, рәсми һәм шул ук вакытта пөхтә булып киенеп йөрүне күздә тотып, белгечләрнең барсына да куе кызыл төстәге униформа тегелде. Пиджакның түш кесәсенә алтын җепләр белән Түбән Кама муниципаль районының гербы һәм “ЗАГС” аббревиатурасы чигелгән. Рәсми стильдә тегелгән әлеге киемгә, өстәмә һәм ачык акцент буларак, өрфиядәй нәзек ике яклы ефәк шарфлар да каралган. Иң беренче тапкыр әлеге форманы идарә белгечләре Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарының туган көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә киеп карады. Әлеге бердәм киенү стиле барлык белгечләрнең күңеленә дә хуш килде.