Югары Ослан муниципаль районының Таң йолдызы бистәсендә 45 елдан соң, беренче бала туу теркәлде, бу киләчәктә бистәнең киләчәге барлыгына өметләнү. Антон Алексей улы һәм Севда Феруз кызы Орловлар гаиләсендә уллары Егорның тууы гаилә һәм район өчен бик мөһим вакыйга.
Бу күңелле һәм мәгънәле көн белән бу гаиләне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова котлады,аларга сәламәтлек,мәхәббәт,гаилә бәхете һәм баланың исән –сау, бәхетле булып үсеп үзенең әти-әниләрен сөендерүен теләде. Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләген тапшырды. Бу яшь гаиләгә авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов үзенең матур теләкләрен әйтеп бүләк тапшырды. Таң йолдызы бистәсе халкы бу яшь гаиләгә һәм сабыйга бик матур теләкләр теләделәр.