Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы урынбасары - Б.Т. Хафизов рәислеге астында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – А.Р. Шавалеева, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе «Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге» дәүләт оешмасы директоры, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе – Ф.А. Ильдарханова, «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан буенча региональ бүлеге Аппараты җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата члены – В.Б. Паймухин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре катнашында үтте.
Утырышта көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелды:
1. 2014 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Идарә тарафыннан коррупциягә каршы үткәрелүче чаралар турында.
2. 2014 елда бюджет акчаларын эффектив куллану, финанс тәртибен саклау, дәүләт милке белән идарә итү һәм куллану тәртибен саклау, дәүләт сатып алуларын башкару турында.
3. 2014 елның 11 апреленнән № 226 Россия Федерациясе Президенты Указы белән расланган коррупциягә каршы Милли план чараларының үтәлеше турында.