ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2015 ел
шимбә

14 февральдә Спас районы Болгар шәхәрендә чираттагы хәйрия марафоны үтте. 

14 нче февральдә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 24 парга тантаналы рәвештә язылышу турында таныклык тапшырдылар. Никахлашу залы йөрәк рәвешендәге кып-кызыл шарлар белән бизәлгән. Барлык кунакларда күтәренке, бәйрәм кәефе иде.

Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлеге 14 февраль - Изге Валентин көнен бәйрәм акциясе белән билгеләп үтте.

2015 елның 14 нче феврале шимбә көненә туры килде, шуңа күрә бу көндә башка елларга караганда Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе һәм аның  бүлекләренә парлар күбрәк килде. Монда аларны бәйрәмчә рух һәм күңелле сюрпризлар көтә иде.

Россиягә Гашыйклар көне бары тик XX гасыр ахыры XXI гасыр башында гына килеп җитә, ә Европада аны исә XIII гасырда ук билгеләп үтә башлаганнар. Ә инде яшь парларга гаилә корып җибәрү өчен сайланган көн өчен, әлбәттә шушы көн бик тә матур булыр.

Бу көнне ТР Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлегендә 6 пар үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәде.
Очрашуның кунаклары – Актаныш № 1 санлы мәктәбенең 10 класс укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. Гаилә темасына үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. 14 февраль - гашыйклар көнендә гаилә корган яшь парларның язылышу тантанасы шаһитлары булдылар.

2015 нче елның 14 нче февралендә Буа районының ГХАТ бүлегендә өч гаилә теркәлде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшьләрне һәм килгән кунакларны Гашыйклар көне белән котладылар. Гаиләлеләргә – гаилә бәхете, парсызларга – үз ярларын табып, гаилә коруларын, яратып һәм яратылып яшәүләрен теләп, йөрәк формасындагы шарлар тапшырдылар.


13
февраль, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасында 2015 елның 14 февралендә - Изге Валентин көнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе статистикасы буенча 331 пар никахларын теркиячәк, бу күрсәткеч узган елга караганда кимрәк (423 пар).

13 нче февральда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең җитәкчесе Альбина Шавалеева Яшел Үзән шәһәренә визит ясады. Килү максаты – Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә урнашкан ГХАТ бүлеге оешмасының эшләү шартлары белән танышу.

Спас районы Көек авылында  яшәүче Миңнегайшә апа Нургалиевага йөз яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International