«Шәфкатьлелек нуры»

2015 елның 14 феврале, шимбә

14 февральдә Спас районы Болгар шәхәрендә чираттагы хәйрия марафоны үтте. 

Марафонның төп максаты – бүгенге көндә авыр хәлдә калган кешеләргә, мохтаҗларга ярдәм итү. Бу традицион чараны күпләр түземсезлек белән көтәләр, чөнки игелек- шәфкатьтән башка безнең тормышны күз алдына да китерү кыен. Район мәдәният йортында җыелган кунакларны сәламләп, район башлыгы Камил Нугаев да шуңа басым ясады:

– Безнең һәрберебез тормышында авыр хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Мондый очракта проблемаларны ялгыз гына хәл итеп булмый. Аларга якыннары, туганнары гына түгел, күңелендә шәфкатьлелек хисе булган бөтенләй чит кешеләр  ярдәмгә килә. Бу гомер-гомергә шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International