ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2015 ел
җомга

Баулы ГХАТ бүлегендә 2015 елда беренче булып туган игезәк балаларны тантаналы рәвештә теркәү чарасы узды. 14 яшьлек кызлары Карина, 12 яшьлек уллары Искәндәр булган Мугиновлар  гаиләсендә  ике игез кыз Рәминә һәм Әминә дөньяга килә.

Миннигаяз Рамазан улы һәм Фәния Муллаян кызы бергә бәхетле гайлә кыруларына 55 ел булды. Алар бергә 4 ул һәм 4 кыз устергәннәр. Бугенге көндә аларның 13 онык һәм 3 оныкчылары бар. Миннигаяз Рамазан улы 2014 елда узенең 80 яшлек юбилеен уздырды. Ул 70 яшенә хәтле тимер юлда эшләде. Бу көнне бәхетле парга Рәхмәт хаты һәм истәлекле буләкләр тапшырылды.

2015 елның 1 гыйнварыннан 31 мартына кадәр «Арча хәбәрләре»   газетасы “Иң оригиналь туй фотосы” темасына arskmedia.com сайтында бәйге игълан итте.

Алтын туй юбилеена барлык парлар да җитә алмыйлар. Тормыш юлы роза чәчәкләреннән генә түгел, ә шулай ук чәнечкеләрдән дә тора. Бу парлар барлык сынауларны да үтә алганнар. Уртак мәхәббәтен һәм хөрмәтен саклап, горурлынырлык балалар үстергәннәр.

Сетификатларны Хабибуллин Рашат Хабреевич – вакытлыча Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе рәисе вазифаларын башкаручы тапшырды. Пенсионный фонд җитәкчесе – Минзия Валеева һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе – Миләүшә Зарипова яшь әниләргә истәлекле буләкләр тапшырдылар.

2015 елның 13 февралендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә үзләренең алтын юбилейларын билгеләп үтүче 40 парны тантаналы рәвештә котлау булып узды.


12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 нче елның 12 февраленда Яңа Чишмә районының ГХАТ бүлегендә Залалетдиновлар, Тузык, Макаровларлар гаиләләренә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Бәйрәмдә пенсия фонды белгече О.А.Попкова, ГХАТ бәлеге җитәкчесе А.Р.Мирякупова, Яңа Чишмә авылы хатын-кызлар Советы рәисе Г.М.Сабирзяновалар  катнашты.

2015 нче елның 12 февралендә Мамадыш районы Башкарма комитетының түгәрәк залында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина 28 авыл җирлеге сәркәтипләре белән җыелыш үткәрде.

Изге Вәли көне бик күптәннән барлык илләрдә дә диярлек билгелә үтелә. Бу бәйрәм ниһаять безнең илдә дә бик яратып уздырыла.Бу көндә Гаилә үзәге Гашыйк җаннарны бергә җыйды. Әлбәттә ул безнең алтын туй (50 ел) юбилеен билгеләп үтүче юбилярларыбыз.

Гашыйклар көне һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Арча районының Урта Курса авыл җирлегендә “Пар канатлар” исеме астында  бергә 50 һәм аннан да күбрәк яшәүче гаиләләрне тәбрикләү бәйрәме узды. Юбилярлар арасында Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл ветераннары бар. Бер–берсен хөрмәт итеп, шаян сүзләр белән дәшеп күңелләрен күтәреп, бүгенге тормышларына канәгать булып яшиләр алар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International