«Алтын» юбилейларын билгеләп үтүче парларны котлау

2015 елның 13 феврале, җомга

2015 елның 13 февралендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә үзләренең алтын юбилейларын билгеләп үтүче 40 парны тантаналы рәвештә котлау булып узды.

Бу елның январь һәм февраль айларында үзләренең 50 һәм 60 ел бергә яшәүләрен 40 пар билгеләп узды.

Бәхетле парлар берсе артыннан берсе ГХАТ бүлегенең тантана залына уздылар. 50 һәм 60 ел элек кебек үк алар өчен Мендельсон маршы яңгырады һәм һичшиксез, һәр пар үзләренең яшьлеген исенә төшерәндер, мөгаен. Һәр парның үзенә генә кадерле мәхәббәт тарихы бар. Кунаклар үзләре турында, гаилә тормышындагы истәлекле вакыйгалар турында сөйләделәр.

Евгений Иван улы һәм Валентина Тимофей кызы Цокур гаиләсе – студент елларында танышканнар. Евгений Иван улы озак еллар КАИ кафедрасында профессор булып эшләгән, техник белемнәр кандидаты. Валентина Тимофей кызы – Суворов училищесында укыткан. Әлеге пар үзләренең хезмәтләре өчен күп кенә хокүмәт бүләкләре белән бүләкләнгәннәр. Шулай да тормышларының ин зур бүләге итеп алар балаларын һәм оныкларын саныйлар.

«Без матур һәм бәхетле тормыш яшәдек дип әйтергә бөтен хокукыбыз бар, чөнки бергә  кулга-кул тотышып, шатлык һәм кайгыны бергә бүлешеп яшәдек», - диләр үзләренең бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче Фәрваз Гыйлаж улы һәм Зинаида Степан кызы Җәләлиевлар.

Шундый искиткеч гаилә язмышы булган юбилярлар яшьләр өчен үрнәк булып торалар. Гайләдә мәхәббәт һәм бер-береңә ихтирам булганда гына гаилә нык һәм ышаныч була ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International