Бүген “Казан” Гаилә үзәгендә Изге Вәли көненә багышланган бик күркәм бәйрәм узды

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Изге Вәли көне бик күптәннән барлык илләрдә дә диярлек билгелә үтелә. Бу бәйрәм ниһаять безнең илдә дә бик яратып уздырыла.Бу көндә Гаилә үзәге Гашыйк җаннарны бергә җыйды. Әлбәттә ул безнең алтын туй (50 ел) юбилеен билгеләп үтүче юбилярларыбыз. Алар ярты гасыр буена үзләренең мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын саклап калган парлар. Һәм дә икенче өченче балалары туган яшь гаиләләр. Бәйрәмне алып баручы кунакларга Изге Вәли көне барлыкка килү тарихын сөйләп узды. Үзенең иң яхшы җырларын “Йолдызлык”  конкурсы дипломанты Виктория Медведева бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International