«Пар канатлар»

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Гашыйклар көне һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Арча районының Урта Курса авыл җирлегендә “Пар канатлар” исеме астында  бергә 50 һәм аннан да күбрәк яшәүче гаиләләрне тәбрикләү бәйрәме узды. Юбилярлар арасында Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл ветераннары бар. Бер–берсен хөрмәт итеп, шаян сүзләр белән дәшеп күңелләрен күтәреп, бүгенге тормышларына канәгать булып яшиләр алар.

- Сез озак еллар бер-берегезгә таяныч, яшьләргә үрнәк булып гомер итәсез. Шулай матур, тигез гомер итергә язсын. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә, - диде, бәйрәмне алып баручы Урта Курса авыл җирлеге җитәкчесе Вафина Рәмзия Рамазановна гаиләләрне котлап һәм бүләкләр тапшырып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International