2015 нче елның 12 февраленда Яңа Чишмә районының ГХАТ бүлегендә Залалетдиновлар, Тузык, Макаровларлар гаиләләренә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Бәйрәмдә пенсия фонды белгече О.А.Попкова, ГХАТ бәлеге җитәкчесе А.Р.Мирякупова, Яңа Чишмә авылы хатын-кызлар Советы рәисе Г.М.Сабирзяновалар катнашты. Ольга Александровна ана капиталын тапшырып кына калмыйча, ана капиталын кайсы тармакларда кулланырга, сертификатны алу өчен кирәкле документлар турында сөйләде.Бәйрәмдә катнашучы әниләр ана капиталын законсыз куллану турында кисәтелделәр.Сертификатлар тапшырылгач, Яна Чишмә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Алия Рафгат кызы Мирьякупова әниләрне котлап,”Гаилә битләре” китапларын бүләк итте. Гүзәл Мидхатовна әниләргә сәламәтлек , шатлык-куанычлар теләде. Кичә ахырында әниләргә ана капиталын куллану буенча аерым консультацияләр бирелде.