Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә Ачык ишекләр көне үткәрелде

2015 елның 14 феврале, шимбә

Очрашуның кунаклары – Актаныш № 1 санлы мәктәбенең 10 класс укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. Гаилә темасына үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. 14 февраль - гашыйклар көнендә гаилә корган яшь парларның язылышу тантанасы шаһитлары булдылар. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре кызлар, егетләргә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, укуларында уңышлар теләделәр. Барысы бу көнне район ЗАГС бүлегендә 2 пар язылышты. Гашыйклар көнендә кавышкан парларыбызга бәхетле тормыш, иминлек, мәхәббәтләренең гомерлек булуын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International