Яшел Үзән шәһәрендә - гашыйклар көне

2015 елның 14 феврале, шимбә

14 нче февральдә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 24 парга тантаналы рәвештә язылышу турында таныклык тапшырдылар. Никахлашу залы йөрәк рәвешендәге кып-кызыл шарлар белән бизәлгән. Барлык кунакларда күтәренке, бәйрәм кәефе иде. Изге Вәли көнен яңа гаилә туган көне белән билгеләп үтү романтик күренеш. Астрологлар фикеренчә, бу көнне яңа гаилә төзү өчен уңайлы вакыт. Изге Вәли – гашыйклар көне уңаеннан, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәрбер парга кечкенә «вәлиләр» бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International