Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлеге 14 февраль - Изге Валентин көнен бәйрәм акциясе белән билгеләп үтте.
ГХАТ бүлеге кияү белән кәләш өчен бәйрәм сюрпризы әзерләгән иде. Яшь парлар һәм аларның кунаклары бәйрәм шоу программасында катнаштылар. Шәһәребезнең яшь һәм талантлы артистлары - иллюзианист Владимир Голяндин, саксофоносит Рамиль Мухутдинов, «Арабеск» бию төркеме яңа өйләнешүчеләрне икеләтә бәйрәм белән котладылар. Тантана залы шарлар һәм тере чәчәкләрдән ясалган композицияләр белән бизәлгән иде. Бу искиткеч бәйрәм программасын ГХАТ хезмәткәрләре, «Все о свадьбе» һәм «Белый ангел» журналы белән берлектә оештырдылар. Бу Изге Валентин көнендә 28 пар үзләренең никахларын теркәделәр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәр гайләгә никахлашу турында таныклык тапшырдылар һәм аларга гомерлек мәхәббәт, бәхет теләделәр.