14 февраль көнен бар дөнья Гашыйклар көне буларак билгеләп үтә

2015 елның 14 феврале, шимбә

Россиягә Гашыйклар көне бары тик XX гасыр ахыры XXI гасыр башында гына килеп җитә, ә Европада аны исә XIII гасырда ук билгеләп үтә башлаганнар. Ә инде яшь парларга гаилә корып җибәрү өчен сайланган көн өчен, әлбәттә шушы көн бик тә матур булыр.

Бу көнне ТР Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлегендә 6 пар үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәде. Никахларын тантаналы рәвештә рәсмиләштерү вакытында яшьләргә “Гаилә учагын” кабызып җибәрергә тәкъдим ителде. Кайчандыр, бик борынгы вакытларда Ут кешегә җылылык, яктылык бирүче булган. Ут – тормыш терәге, тормыш символы. Әлбәттә, яшь парларны  шушы учакның ялкыны гомерлекә озатып барсын, күңелләрен җылытып, бер-берсенә булган мәхәббәтне арттырып торсын. Юллары һәрчак шушы учак кебек якты булсын, балкып торсын. Тормыш утлары мәңге сүнмәсен. Якты учакның ялкыны белән дөньяны яктыртып, күпләрне сокландырып озак-озак яратышып яшәсеннәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International