Спас районы Көек авылында яшәүче Миңнегайшә апа Нургалиевага йөз яшь тулды.
Бер гасырлык юбилее белән аны район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, Бураково авыл җирлеге башлыгы Рамил Мингалиев, район ветеран оешмалары Советы рәисе Михаил Тюленев һәм район социаль хезмәт вәкилләре тәбрик итте. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.