ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 14 февралендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Гатиннар Рафаэль Илдус улы һәм Рәйсә Фадим кызының тантаналы рәвештә 30 ел бергә гомер итүләре билгеләп үтелде.

15
февраль, 2015 ел
якшәмбе
-Әлеге программа 2007 елда гамәлгә кергәннән соң, сертификат суммасы, ел саен индексацияләүне исәпкә алып, 453026 сумга кадәр үсте. Һәм инде бүгенгесе көндә әлеге сертификат 1100 анага бирелде, - дип белдерде Пенсия фондының райондагы бүлеге начальнигы Ильмир Измайлов.
Халыкара Гашыйклар көне  Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә зурлап үткәрелде. Ул көнне барлыгы 8 пар дәүләт каршында үз никахларын теркәделәр.

2015 нче елның 14 нче февралендә Сарманда Гашыйклар көнендә Салават һәм Регина Солтановлар гаилә корып җибәрде.

Азнакай муниципаль районында 2015 елның 14 февраль көнен дә 4 бәхетле пар никахын рәсмиләштерде. Бу бәйрәм көнендә планлаштырган Сафиуллинар,Миннехановлар һәм Калимуллинар гаиләсе алдан ук әзерләнеп, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша гариза тутырган иде инде.

Мондый романтик көнне Казан шәһәренең гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Киров районы бүлегендә үзләренең никахларын егерме тугыз пар теркәде. 

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең Никахлашу йортында эшләп килүче “Мәхәббәт моңы” фотокүргәзмәсе яңартылды. Фотоларның авторы – өметле, яшь фотограф Эдуард Бош.

Изге Валентин көне – ул мәхәббәт, романтика, чәчәкләр, шоколад конфетлар һәм матур теләкләр бәйрәме. Безнең илдә бу бәйрәм яңа булуга карамастан, аны гашыйк парлар сөенеп, көтеп алалар.

14 февраль көнне Тантаналар сараенда 45 пар никахларын теркәде.

14
февраль, 2015 ел
шимбә

Минзәлә районында 2 яшь гаилә барлыкка килде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парларны һәм кунакларны кайнар котладылар. Бу гаиләләр өчен 14 февраль-гашыйклар көне булып кына түгел, гаиләләренең иң зур бәйрәме буларак истә калачак.

Баулы районы Башлыгы Рамил Гатиятуллин хезмәт ветераны Бибиҗиһан Шарифуллинаны 90 яшь тулган көне белән котлады һәм илебезнең Президентының котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International