Гашыйклар көнендә Баулыда яшәүче Бибиҗиһан әбигә 90 яшь тулды

2015 елның 14 феврале, шимбә

Баулы районы Башлыгы Рамил Гатиятуллин хезмәт ветераны Бибиҗиһан Шарифуллинаны 90 яшь тулган көне белән котлады һәм илебезнең Президентының котлау хатын тапшырды. Юбилярны хезмәттәшләре – почта хезмәткәрләре дә котлады, чөнки Бибиҗиһан әби 12 ел Якты Күл авылында почта ташучы булып әшләп лаеклы ялга киткән. Тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы ветераны Шайхидар Хуббатулла улы белән  дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. 10 ел элек Бибиҗиһан әби  тол калган.  Зур  бәйрәм өстәле янына  балалар, оныклар, туганнар  җыелып  юбилярны котладылар, рәхмәт сүзләре әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International