Гайшыклар көнендә Чүпрәледә 11 гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырылды

2015 елның 15 феврале, якшәмбе

-Әлеге программа 2007 елда гамәлгә кергәннән соң, сертификат суммасы, ел саен индексацияләүне исәпкә алып, 453026 сумга кадәр үсте. Һәм инде бүгенгесе көндә әлеге сертификат 1100 анага бирелде, - дип белдерде Пенсия фондының райондагы бүлеге начальнигы Ильмир Измайлов. Сабыйларның әти- әниләрен котлап ул аларның һәрберсенә Ана капиталы сертификатларын тапшырды. Аннан соң Ильмир Расыхович, яшь аналарга әлеге дәүләт ярдәменнән ни рәвешле файдалана алулары турында аңлатып, истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International