Мәхәббәт! Нинди изге хис! Көчле мәхәббәт хисе яшьләрне ЗАГС бүлегенә китерә дә инде

2015 елның 15 феврале, якшәмбе

Азнакай муниципаль районында 2015 елның 14 февраль көнен дә 4 бәхетле пар никахын рәсмиләштерде. Бу бәйрәм көнендә планлаштырган Сафиуллинар,Миннехановлар һәм Калимуллинар гаиләсе алдан ук әзерләнеп, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша гариза тутырган иде инде.

ЗАГС бүлеге баш белгече Шакирова С.М. кунакларны бәйрәм белән котлады, яшьләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бу көн яшьләрнең күңелендә мәңгелек бер якты истәлек булып калыр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International