Түбән Кама шәһәренең ГХАТ идарәсе клиентларының “Мәхәббәт моңы” күргәзмәсе белән танышу мөмкинлеге бар

2015 елның 15 феврале, якшәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең Никахлашу йортында эшләп килүче “Мәхәббәт моңы” фотокүргәзмәсе яңартылды. Фотоларның авторы – өметле, яшь фотограф Эдуард Бош. Искиткеч яктылык сирпелеп торган әлеге фотосурәтләрдә өрфиядәй назлы мәхәббәт хисенә төренгән кәләшләр, тормышларының иң гүзәл, иң садә мизгелләрен кичерүче гашыйк парлар, табигатьнең искиткеч матур күренешләре сурәтләнгән. Әлеге фотосурәтләр белән ГХАТ идарәсенең Никахлашу йорты фойесында танышып була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International