Халыкара Гашыйклар көне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә зурлап үткәрелде. Ул көнне барлыгы 8 пар дәүләт каршында үз никахларын теркәделәр. Язылышу сараенда булган барлык кунакларны һәм яшь парларны күп санлы бүләкләр һәм күңелле сюрпризлар көтте. Көннең иң күркәм вакыты - язылышу залында Зур кызыл йөрәк ачу тантанасы үтте. Йөрәк ачу Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланып, сугышка озаткан, сугыштан көткән аналар, өлкәннәр, балалар мәхәббәтенең символы булып тора.
Тантанада район Башлыгы урынбасары Салават Гыймранов, Бөек Ватан сугышы ветераны гаиләсе Петр Васильевич һәм Анна Степановна Балякиннар, район ветераннар союзы җитәкчесе Раиса Сахарнова катнашты.
Ветеран гаиләсе, яшь парлар бер-бер артлы йөрәккә мәхәббәт, хәтер һәм рәхмәт символы булган чәчкәләр беркетте. Чәчкәләргә һәр пар үзенең теләген беркетте. Агымдагы елда һәр парның чәчкәсе зур йөрәктә үз урынын табачак. Беркетелгән һәр чәчкә исә киләсе елда язылышачак парлар арасында үз иясен табачак.
Балякиннар гаиләсенә һәм яшь парларга район башлыгы урынбасары Салават Гыймранов истәлекле бүләкләр, чәчәкләр, һәм район Башлыгы исеменнән котлауларын тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе, бәйрәмнең оештыручысы Фәния Әхмәтшина зур кунакның котлауларына кушылып йөрәк формасындагы тортлар бүләк итте.
Залдагы бер кунак та бүләксез калмады. Бәйрәм күрке булган кечкенә фәрештәләр аларга барысына теләкләр язылган валентикалар тараттылар.