ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Шушындый мөһим вакыйга уңаеннан Олы Битаман урта мәктәбендә  чын  бәйрәм оештырдылар. Балалар сугыш, фронтовиклар һәм җиңү турында  шигъри монтаж әзерләгәннәр.

16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 16 нчы февралендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасы узды. Бу юлы сертификатка 12 ана ия булды.

Актаныш муниципаль районынының ЗАГС залында 14 яше тулган егетләргә паспорт тапшыру тантанасы узды. Яңа паспорт ияләрен әти-әниләре, туганнары котлады. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Я.Шамсунова егетләргә истәлек бүләкләре һәм паспорт тапшырды.

Чираттагы «Гаилә дәресе» 2015 нче елның 16 февралендә Зәй шәһәренең 3 мәктәбендә  ГХАТ бүлегенең башлыгы Гөлфия Вәлишина һәм “Шатлык” социаль хезмәт күрсәтү  үзәге психологы Юлия Комиссарова тарафыннан “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрелде.

Сатмыш авылы егете Илфир Сәлахов белән Кайбыч районы Зур Русак авылы кызы Алсинә Хөснуллинаның тантаналы төстә никахлары теркәлде. Яшь гаилә киләчәктә районда төпләнеп калырга ниятли. Аларга район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Кукмара районының Татар Толлысы авылында яшәүче Миннеханова Мәүлебикә Мөхәмәтгариф кызы үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гасыр әбисен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район җитәкчесе Сергей Димитриев котлады. Кунаклар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

2015 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетында чираттагы ана капиталы алуга сертификатлар тапшыру чарасы уздырылды.  Бала туу – язмыш тарафыннан бирелгән  иң кадерле бүләк.

2015 нче елның 14 нче февралендә Питрәчтә Гашыйклар көнендә 3 пар гаилә корып җибәрде.

Яшьләрне гаиләләре туган көн белән котларга бик күп якыннары, туганнары, кунаклар җыелган иде. Барысы исеменнән дә матур теләкләр җиткерелде.

2015 елның 16 февралендə авыл җирлеге башлыклары, сәркатипләре белəн җыелыш үтте. Җыелышта  Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов катнашты.

Агымдагы елның Гашыйклар көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсенең Никахлашу йортында яшь парларга йөрәк формасындагы шарлар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International