Агымдагы елның Гашыйклар көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсенең Никахлашу йортында яшь парларга йөрәк формасындагы шарлар бүләк иттеләр. Никах теркәү тантанасын алып баручылар яшьләргә тигез мәхәббәт, бәхет, шатлык теләделәр. Бу көнне Түбән Камада никахларын 14 пар теркәде. Ә 14 февраль көнне 14.00 сәгатьтә никахлашкан Сафин Рөстәм белән Әхмәтшина Алсуга исә ГХАТ идарәсе белгечләре тарафыннан баллы, татлы бүләк тә тапшырылды.