Кукмараның йөз яшьлек әбисен башкала кунагы һәм район җитәкчесе котлады

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
Кукмара районының Татар Толлысы авылында яшәүче Миннеханова Мәүлебикә Мөхәмәтгариф кызы үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гасыр әбисен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район җитәкчесе Сергей Димитриев котлады. Кунаклар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Мәүлебикә апаның ире яу кырында ятып кала, бердәнбер кызын берьялгызы тәрбияләп үстерә ул. Аның бер оныгы, ике оныкчыгы бар. Бүгенге көндә гасыр әбисе кызы Зиләрә ханым тәрбиясендә яши.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International