Актаныш муниципаль районынының ЗАГС залында тантаналы төстә паспорт тапшыру

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

Актаныш муниципаль районынының ЗАГС залында 14 яше тулган егетләргә паспорт тапшыру тантанасы узды. Яңа паспорт ияләрен әти-әниләре, туганнары котлады. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Я.Шамсунова егетләргә истәлек бүләкләре һәм паспорт тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International