2015 елның 17 февраль көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре 46 нче мәктәпнең 5 нчы сыйныф укучылар өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.
Гашыйклар көне быел җомга көнгә туры килде. Бу көнне Алабугада 17 пар өйләнеште. Гашыйклар көне романтик хисләр белән бәйләнгәнгәдерме, өйләнешүче яшьләрнең бер-берләренә бигрәк тә игътибарлы, җылы, ягымлы булулары күзгә бәрелә иде.
2015 елның 16нчы февралендә Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 1 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Денис Юрий улы Паймухин – 13 февраль көнендә 2-нче шәһәр кастаханәсендә дөнья күрде.
Буа муниципаль район башлыгының урынбасары Валерий Егоров Югары Лащы авыл җирлеге белгече Гөлчәчәк Тухбиеваны юбилее белән котлады һәм озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Бездә барлык котлауларга кушылып коллегабызга алдагы эшендә уңышлар телибез!
Изге Валентин көне яки Барлык гашыйклар көне – 14 февральдә җиһандагы бик күп кешеләр тарафыннан билгеләп үтелә торган бәйрәм. Әлеге бәйрәм уңаеннан, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә никахлашуларны теркәү үзенчәлекле булды.