Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гашыйклар көне

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

Изге Валентин көне яки Барлык гашыйклар көне – 14 февральдә җиһандагы бик күп кешеләр тарафыннан билгеләп үтелә торган бәйрәм. Әлеге бәйрәм уңаеннан,  Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә никахлашуларны теркәү үзенчәлекле булды.

14 февральдә 10 пар гаилә корды. Никахлашу тантанасында катнашкан һәр кунакка валентинкалар, ә яшь парларга  язылушу турындагы таныклыклар өчен бәйрәм символы белән бизәлгән махсус конвертлар бүләк ителде.   Бәйрәм хөрмәтенә парларга бәйрәм символы – зур йөрәк тапшырылды. ГХАТ бүлегенең төп белгече Э.Р.Манасыпова яшьләрне  котлап,  озын һәм бәхетле гаилә тормышы теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International