100 нче парның никахлашуы

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

2015 елның 14 февралендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә Николаевлар Артем Владимир улы һәм Анастасия Владимир кызының тантаналы рәвештә никахлары теркәлде. Алар өчен бу көн аеруча истәлекле булып калачак, чөнки, беренчедән аларның туй көннәре Гашыйклар көненә туры килде, ә икенчедән, алар 100 нче пар булып теркәлде. ГХАТ идарәсе белгчеләре яшьләрне котлап язылышу турында таныклыктан тыш фотомагнитлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International