Гашыйклар көнендә 21 пар никахларын теркәп үзләренең мәхәббәтләренә һәм мөнәсәбәтләренә тугры булырга вәгъдә бирделәр. ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре дә романтик мохит тудырырга тырыштылар, бәйрәм атрибутлары һәм символикаларына аеруча игътибар бирелде. Шулай ук бу көнне 3 гаиләнең тантаналы рәвештә 25, 30, 35 ел бергә гомер итүләре билгеләп үтелде, аларга истәлекле бүләкләр һәм медальләр тапшырылды.