Мәрҗән туе

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

Гашыйклар көнендә Ганиевлар гаиләсендә икеләтә истәлекле бәйрәм үткәрелә. Гатин Артур белән Ганиева Гөлназның никахлашу көннәре булса, каләшнең әти-әнисе Габделахат Хәбир улы белән Резидә Рәхимҗан кызының быел бергә гомер итүләренә 35 ел. Алар әле дә матур, бер-берсенә карап кына тора, балалар өчен менә дигән үрнәк гаилә булып яши. Бәхетле парларны котлар өчен аларның якыннары, туганнары һәм дуслары җыеды. ГХАТ идарәсе белгече яшь гаиләгә һәм юбилярларга озын гомер, сәламәтлек, гаилә бәхете теләде, юбиляр гаиләгә истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International